Print Friendly and PDF
only search openDemocracy.net

Мәскәү Татарстанны телсез калдырды

Татар теленә бәрелү- соңгы ел эчендә Мәскәү ягыннан беренче генә бәрелү түгел. RU, English

Татар теле дәреслек, ноябрь аенда, 2017 елда. Фото (c): Максим Богодвид / РИА Новости.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы , Мәскәү тарафыннан кертелгән, яңа уку планын кабул итте. Әлеге план буенча татар телен мәктәпләрдә ата-аналарның ирекле ризалыгы белән һәм бары тик атнасына 2 сәгат күләмендә өйрәнергә була. Ничек чирек гасыр буена республикабызда татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри өйрәткәннәр һәм ни сәбәпле 2017 елда баш мөстәкыйльлек билгесен югалтуга килдек?

Уникаль килешү

Россия Федерациясендә татар теле таралганлык буенча һәм туган телендә сөйләшүчеләр буенча икенче урынны алып тора. 2010 елда узган халык санын исәпкә алу мәгълүмәтләре буенча илдә 4,3 миллион кеше татар телендә сөйләшкән (Советлар союзында 1989 елда бу сан - 5,1 миллион тәшкил иткән).

1980 еллар ахырында җәмгыять демократиягә һәм үзәкчелекне таркатуга юл алу сәбәпле, Россия милли телләре яңа сулыш алып китә. Борис Ельцинның Казанда вакытында "мөстәкыйльлекне теләгәнегезчә алыгыз" дигәнен җирле милли элита татар теленә юл ачылуы дип кабул итә.

1992 елда Республика Парламенты кабул иткән канунына нигезләнеп татар теле, рус теле белән бер тигез булып Татарстанның дәуләт теленә әйләнә. Бу статус Татарстан Конституциясенә дә кертелә. "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә" дигән махсус килешү барлыкка килүеннән соң Республика җитәкчеләренең сәяси масаю хисе артканнан артты.

Мәгариф өлкәсендә бу узгәрешләр татар теле дәресләрен мәҗбүри рәвештә артуга китерде. Мин бик яхшы хәтерлим, 1990 елларда безнең сыйныф укучыларын, татар телен белү дәрәҗәсенә карап, рус һәм татар төркемнәренә бүлеп укыттылар. Ләкин татарларга, мәсәлән минем өчен, тумышым беләм татар булып та, уку җиңел бирелмәде - өй эшләрен әти-әниләр белән генә түгел- алар күбесенчә, сөйләм телен генә үзләштергән иде, әби-бабайлар ярдәме белән әзерләргә туры килә иде. Эш шунда - дәреслекләрне милли мәктәпләрдә укып чыккан һәм татар телен камил үзләштергән белгечләр төзегән. Шул сәбәпледер, дәүләт тарафыннан татар телен башка милләт вәкилләренә өйрәтү үзенчәлекләренә тиешле игътибар бирелмәгән.

Моннан тыш татар теле дәресләре артуы, ә рус теле һәм әдәбияты дәресләре китметелүе ата-аналарның канәгатьсезлеген тудырды

Моннан тыш татар теле дәресләре артуы, ә рус теле һәм әдәбияты дәресләре китметелүе ата-аналарның канәгатьсезлеген тудырды. Атнага тиешле 35 дәрестән (артыгы стандартлар буенча каралмаган), 6 сәгать татар теленә бирелгән. Эзсанлы рәсми ата-аналар шикаятьләрен (моны танырга кирәк) Республика хакимият вәкилләре игътибарсыз калдырып бардылар, ә Федераль үзәкнең үз мәшәкәтләре җитәрлек булгандыр.

Шулай итеп чирек гасыр буена Татарстан мәктәпләрендә татар теленең махсус әхәмияте нык торучан булып калды: башта Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев абруйлыгына нигезләнеп, ә аннары, номиналь рәвештә булса да, гамәлдәге Россия Федерациясе һәм Татарстан арасындагы шартнамә нигезендә. Тик 25 ел буена республика хакимият вәкилләре татар телен мәктәпләрдә өйрәтү системасын реформалаштыруны оештырмавы факт булып кала, хәтта андый ниятләре баштарак булса да. Татар телен өйрәнү укучының теләге буенча түгел, ә мәҗбүри иде.

Казан-Мәскәү сүзлеге

Татарстан яшьләре арасында 2015 елда уздырылган социологик тикшерү нәтиҗәләре буенча, күп санлы кеше (83%) инглиз телен өйрәнүне өстен күргән. Икенче урында рус теле (62%) һәм өченче урында гына (38%) татар теле урнашкан. Яшьләр моны татар телен өйрәнүнең файдасызлыгы белән бәйләгән, чөнки татар телен өйрәнү әйбәт эш табу яки башка уңайлыкларга ирешергә ярдәм итә алмаган.

2017 елда Татарстан мөстәкыйльлегеннән мәхрүм ителде. Мәскәүлеләр Татарстан белән махсус төзелгән шартнамәне озайтудан баш тартканнар

2017 елда Татарстан мөстәкыйльлегеннән мәхрүм ителде. Мәскәүлеләр Татарстан белән махсус төзелгән шартнамәне озайтудан баш тартканнар. Бу адым Республикабызны башка Россия төбәкләре белән тигезләштерде, үзенчәлеген бетерде. Июль аенда Марий Элда узган Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Россия президенты Владимир Путин рус телен өйрәнү сәгатьләрен милли төбәкләрдә кыскартылуы мөмкин түгеллеген ассызыклады: "Беркемне дә туган теле булмаган башка телне мәҗбүри өйрәтү ярамаган шикелле, рус теле дәресләрен кыскарту булмаска тиеш. Моңа игътибар итергә кирәк".

Утырыш беткәч, Путин Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына "милли төбәкләрдә халыкның туган телен ирекле рәвештә өйрәнү хокукын үтәлү-үтәлмәвен тикшерергә" һәм 2017 елның 30 ноябренә тикле ачыклык кертергә әмер бирә.

Республика хакимият вәкилләре шунда ук Татарстанда татар теле белән бәйле бернинди хәл ителмәгән мәсъәлә юк һәм була алмый дип җавап тоталар. "Безнең Татарстан Конституциясе гамәлдә, ике дәүләт телебез бар - татар һәм рус теле. Алар бертигез күләмдә мәктәпләрдә укытыла, без федераль стандартларга төпләнеп эш алып барабыз" - дип әйтә мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов - "Безнең бернинди канун бозулар юк, һәр адымыбызны Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы белән туры китереп эш итәбез".

Колшәриф — Казанның үзәк мәчете. Фото CC BY-NC 2.0: Владимир Варфоломеев.

Бу җавап ата-аналарны канәгәтьсезлектә калдыра һәм алар үз теләкләре белән җыелып, төрле утырышлар оештырып, документлар алышып, халык алдында җыешлар уздыра башлыйлар. Федераль үзәккә җибәрелгән меңләгән рәсми шикаятьләрнең артуын туктатып булмады. Шул ук вакытта татар милләтчеләре уянды, алар үз чиратында Республика җитәкчеләреннән татар телен сакларга таләп иттеләр.

Сентябрь аенда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, татар телен мәҗбүри итеп саклап калыр өчен, Россия Федерациясе Конституцияесенә төпләнә башлады. Хакимият вәкилләре, шуңа нигезләнеп Россиянең милли төбәкләре туган телләрен мөстәкыйль рәвештә урнаштырырга хокуклы дип санады. Шулай ук 2018 елның 1 гыйнварыннан рус теле дәресләре саны Россия Мәгариф министрлыгы таләпләренә туры китерелеп артачак дип өстәлде.

Ышанычлы чыганаклардан билгеле булганча, бер ай вакыттан соң Казанга Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы вәкилләре килеп, Татарстан прокурорларының ашыкмавын тәнкыйтьләделәр һәм кыска вакыт эчендә җавап тотуларын таләп иттеләр. Республикабызның баш прокуроры Илдус Нәфиков кызыкмаслык хәлдә калды, ә бит аны җирле хакимиятнең үз кешесенә санадылар. Әле язын гына ул Татарстанда Россия Федерациясе мәгариф кануннарына туры килмәслек бозулар теркәлмәгән дип игълан иткән иде.

Элекке баш прокурор Кафил Әмиров 2000-нче еллар башында Федераль үзәк басымы астында Республика кануннарын Россия Федерациясе кануннарына туры китерергә мәҗбүр булды. Шулай ук Илдус Нәфиков та - җиң сызганып милли телләр мәсъәләсен, Мәскәү таләпләренә туры китерергә кереште.

Плакат в защиту языков РФ. Источник: Мин татарча сөйләшәм - Татар телен саклыйк / Facebook.Бу вакыйгалардан соң берничә көн узгач Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Парламентның ел саен уза торган утырышында мөрәҗәгать белән чыгып мәктәпләрдәге татар телен укыту системасын булдыксыз дип таный, ләкин татар теле дәресләрен кыскарту турында бер сүз әйтми.

Шул ук вакытта Казан Кремле ризалыгы белән "үзебезнеке" саналган Бөтендөнья Татарлар Конгрессы һәм Татарстан Халыклары Ассамблеясы утырышлары үткәрелде.

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы әмере буенча мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары ашыгыч рәвештә ата-аналар җыелышлары уздырып, мәҗбүри, татар телен яклап язылган гаризалар җыйдылар. Ноябрь бәйрәмнәренең бер кичендә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктәп җитәкчеләренә "методик киңәшләр һәм якынча уку планы" җибәрелде. Һәрберсендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнү каралган иде. Прокураура бу "төнге" хәбәрләрне канун бозу дип теркәп Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренә карата тикшерү оештыра.

Республика түрәләренә бер ысул калды - турыдан туры Россия Мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешеп сөйләшү. Берничә атна дәвамында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Мәскәүгә юл тотты, аның максаты уртак фикергә килеп - атнасына мәҗбүри ике сәгать татар теле дәресләрен калдыру иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары татар теленә кагылышлы утырышларын ике тапкыр күчереп килде, чөнки татар халкына әйтерлек сөенечле хәбәрләре булмады.

Саубуллашырга вакыт

2017 елның 29 ноябрендә бу сорауга нокта куелды. Дәүләт Советы утырышында Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфиков, соңгы авыр айлар эчендә беренче тапкыр бу мәсъәлә буенча халык алдында сүз тотты. Аның әйтүенчә, прокуратура вәкилләре барлык 1412 уку йортын тикшереп 3500 канун бозу очрагын теркәгәннәр. Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку планын булдырган. Бу план буенча ата-аналарның ирекле ризалыгы белән татар теле дәресләре атнасына ике сәгатьтән дә артмыйча өйрәтеләчәк. Парламент берсүзсез моны кабул итә ,ә Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов үз теләге белән эшеннән китә.

Татарстанда бу вакыйга хакимият вәкилләренең җиңелүе дип кабул ителде. "Бу уртак тел табу түгел, бу татар теленең тулысынча җиңелүе , теләсәгез, татар халкының җиңелүе " - дип белдерде татар милли оешмасының әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова. Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов бу мәсъәлә буенча болай диде: "Безнең өчен мөһим нәрсә - туган теле дип саналган татарларга һәм башка милләт вәкилләренә мәктәпне бетергәндә татарча сөйләм телен үзләштерү."

Федераль үзәкнең "махсус операция" максаты - Республика милегенең "тәмле" өлешләре

3 декабрьдә Россия Федерациясе Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич болай ди: "Бу кичә генә туган мәсъәлә түгел, еллар буе җыелган". Шуңа да карамастан, чирек гасыр буе Федераль үзәк халыкның хокуклары үтәлмәвен белеп торып бернинди үгәреш адымнары ясамаган.

Татар теленә бәрелү- соңгы ел эчендә Мәскәү ягыннан беренче генә бәрелү түгел. Безнең фикер буенча, Федераль үзәк максаты- халыкның Республикабыз җитәкчеләренә карата туган канәгатьсезлеге нигезендә Татарстанга керү. Банклар кризисы ("Татфондбанк" җимерелүе), полиция тарафыннан кабатланган җәзалау мәсъәләсе (Казанның шампан шәрабы җәзалавы белән танылган "Дальний" бүлеге генә түгел, шулай ук 22-яшьлек Нижнекамск егетенең үз үзенә кул салуы) - җирле хакимият һәм хокук сакчылар ялгышлары бик күп файдаланыла (массакүләм мәгълүмәтләр чараларында киң тарала).

Федераль үзәкнең "махсус операция" максаты - Республика милегенең "тәмле" өлешләре (мәсъәлән "Татнефть"). Безнең уйлавыбызча, Татарстанны, аның милли элитасын көчсезләндерү алга таба да дәвам ителәчәк.

Ә хәзергә - тиздән Россия президенты сайлаулары. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов "үпкәләрне онытып халкыбызның бердәмлеген күрсәтеп булачак президентка ярдәмләшергә" өнди. Әлбәттә, сүз Владимир Путин турында бара.

About the author

Булат Мухамеджанов - координатор правозащитной организации "Зона права".


We encourage anyone to comment, please consult the
oD commenting guidelines if you have any questions.